МОУСОШ №1 г. Азнакаево

Главная | Регистрация | Вход
Четверг, 02.05.2024, 17:48
Приветствую Вас Гость | RSS
Меню сайта
Разделы дневника
День Победы (приуроченная к 65 - летию) [8]
Музей нашей школы [0]
конкурс "Ноутбук - учителю" [2]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 378
Главная » 2009 » Декабрь » 13 » Укытучыларыбызнын якты образы
Укытучыларыбызнын якты образы
12:45

    Безнең 1- нче санлы мәктәптә сугыш алды елларында тормыш гөрләп торды. Ир-ат укытучылар күп иде, дәресләр үтә җанлы үтә, класслар күп, класстан тыш эшләр шул кадәр кызыклы иде.

    1941-42 нче уку елы алдыннан хәлләр узгәреп китте. Запастагы офицер булган яшь укытучылар сугышка китте. Мәктәп бушап калды, укытучылар булып унынчы сыйныфны бетергән яшь кызлар килде.

      Мәктәпнең директоры булып сугыш алды елларында Мөстәкыймов Шираз Мөхетдин улы эшләде. Ул кырык яшьләрдәге кайнап торган энергияле кеше иде.

      Татар теле, әдәбият,  тарих дәресләрен бик кызык үткәрә иде. Мәктәптә тулы тәртип, соңга калулар юк. Безне мәктәптә аның иптәше Хәмитова Нәкыя Дәүләт кызы да эшләде. Алар матур бакча үстереп, балаларын яхшы тәрбияләп, уңышлы итеп эшләү турында хыялландылар. Ләкин  аларга бергә яшәргә язмаган икән шул. 1942 нче елның апрелендә Шираз абый фронтка китә, ә 1943 нче елның гыйнварында батырларча һәлак була.

      Шираз абый турында үзебезнең укучы  Әнәс Галимовның «Мәңгелек бурыч» дигән китап язылган.

       Гыйләҗев Мифтахетдин абый география фәнен укытты, аның иптәше Шагиева Вафа апа татар теле, әдәбият укыта иде. Мифтах абый сугышның башында үк китте һәм сугыш кырында мәңгелеккә ятып калды.

    Шәйхуллин Габдрахман, Исхаков Барый, Исмагыйлов Шәйх, Назыйров, Хуртин, Мәрдиев һәм башка укытучылар да сугыштан кайтмады. 9 укытучының икесе генә кайтты: Әхмәдиев Cәет улы һәм Гәрәев А.С.ләр сугыштан кайткач мәктәптә эшләүләрен дәвам иттеләр.

    Укытучылары белән бер рәттә сугышка укучылар да китә. 18 яшендә Хисамиев Мосәяф батырларча һәлак була. Сугыш кырларыннан Зәкиев Габбас, Ибраһимов Моәмин, Нәфыйков  Әсгатъ, Хөснуллин Әшрәф, Хәнипов Рәүф, Әхмәдиев Исхак, Гыймазетдинов Әнәс, Гәрәев Мөҗәһит, Садриев Җәүдәтләр дә кире кайтмадылар.

    1945-1946 нчы уку елы башында хөкүмәт карары нигезендә укытучы-хәрьиләр беренче булып кайттылар. Мәктәп директоры Зәкиев Г.З.- тарих, Харисов М.Х.- физика, математика, Сафиуллин Ф.С.- география, Гурьянов Л.А.- рус теле, Туйкин Э.Х.- математика, Латыйпов М.Л.- немец теле, Зиннуров Г.З., Садыйков М.В., Садыков С.С.- хәрби эшне, Исламов Я.И.- башлангычта укыта башладылар. Бу укытучылар мәктәптә озак еллар эшләделәр. Күбесе исән түгел инде.

    Сугышларда булып, аннан кайткач авыр елларда балаларга лаеклы тәрбия биргән укытучыларыбыз беркайчан онытылмый.

Категория: День Победы (приуроченная к 65 - летию) | Просмотров: 1062 | Добавил: azn1 | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа
Календарь
«  Декабрь 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Поиск
Друзья сайта

Copyright MyCorp © 2024 | Бесплатный хостинг uCoz