МОУСОШ №1 г. Азнакаево

Главная | Регистрация | Вход
Понедельник, 06.05.2024, 16:59
Приветствую Вас Гость | RSS
Меню сайта
Категории каталога
Мои файлы [11]
Татарский язык и литература [2]
Физика и информатика [6]
История и обществознание [1]
Русский язык и литература [0]
Внеклассные мероприятия [1]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 378
Главная » Файлы » Татарский язык и литература

Һәр чишмәнең үз моңы!
[ ] 02.10.2009, 21:40

                                                                               Чишмәләр иле син, Туган як!

                                                                               Еракка китмәгез су сорап.

                                                                               Бу җирдә таулардан көй алып,

                                                                               Чишмәләр яшиләр  чылтырап... 

                                                                                                               (Ә.Исхаков)

         Ватан кайдан башлана? Ватан туган җиребездән, чишмә - күлләребездән, урман – кырларыбыздан, мул игеннәр күкрәп уңган басуларыбыздан башлана. Алар барысы да кадерле, җанга якын, балачак хатирәләре белән үрелеп кешенең бөтен гомере буена онытылмый торган төшенчәләр. Яшәешебезне бөтен матурлыгы, әһәмияте дә шулар белән бәйләнә. Шул матурлыкларның иң – иң матуры, сихри көчкә ия булганы, авылларыбызны, урман – кырларыбызны, елга буйларын, тау – ташларны шаулатып аккан көмеш сулы тылсымлы чишмәләребез. Алар турында кешеләребез мең еллар дәвамында җырлар – көйләр язган, тагын мең еллар шулай дәвам итәр әле. Кешеләребезгә илһам, дәрт өстәүче сихри чишмәләрдә көч гасырларга җитәрлек.

         Самат абый Мирсәетов безнең “Чатыр чишмәсе” турында менә нәрсәләр язган.

         “Чатыр тавының төньяк кабыргасына урнашкан кечкенә каен урманы читендә, кызыл төстәге ком – таш шәрәләнеп – ачылып торган урында кәкре булып үскән каен тамыры (хәзер ул каен юк инде) астыннан көчле, салкын, шифалы чишмә ага. Аны шифалы Чатыр Чишмәсе дип атыйлар, Биләр тавына килеп дәваланган шикелле, бик ераклардан аның ces белән дәваланырга  киләләр, төрле савытларга тутырып сыун үзләре белән дә алып китәләр иде. Чишмәнең чыкан урыныннан озын итеп сузылган агач улаклардан шифалы су Мачаклыбаш, Зирекле Елга, Сәпәй якларыннан килә торган инешкә кушылып, Уразай авылы кырыеннан үтә торган Стәрле елгасына коя иде. 

         Аңа Чучак тавы кырыеннан чыга торган “Салкын чишмә” дә кушылып

Газизҗан абзый тегермәненең икенче куласасын әйләндерә иде. Язгы ташулар вакытында, Стәрле елгасы буалары киткәч, бердәнбер су көче булып тегермән тартуны дәвам иттерә иде. Шунлыктан барлык тирә - як авыл кешеләре Уразайга тегермәнгә килеп, 3 – 4 көн чират көтеп, тегермән тарталар иде.

         Тегермәнче, авылның, башка төбәк кешеләренең ихтирамын казанган Газизҗан абзый, ул чишмәнең төзеклегенә, су чыганагына аеруча әһәмият бирә иде. Чишмә яны һәрвакыт чиста, пөхтә тотыла иде. Анда көтүләрне кертмиләр, пычрак аяк киемен чишмә улакларында чистарту катгый тыела иде. Чөнки ул “Изгеләр чишмәсе”. Чишмәнең улаклары туктаган урында агачтан буралган зур бура бар. Анда күп булып су җыелып тора.

         Ерак җирләрдән чишмәгә килгән кунаклар шунда хәер итеп, көмеш, бакыр акчалар ташлыйлар. Әби – бабайлар тәһарәт алып намаз укыйлар, дисбе тартып тәсбих әйтәләр иде. Ә без, Такташ шигырьләре белән сугарылган малайлар, читтәрәк качып саклап торып, шул тиеннәрне “чәлдерә” идек, ягъни бар нәрсәгә кулыбыз җитә иде”.

         Безнең “изге чишмәбез” тирә - юньгә сафлык бөркеп, авыл халкын тәмле суыннан авыз итәргә чакырып челтер – челтер ага да ага. Ләкин чишмәләрне кадерләргә дә онытмаска кирәк. Аларын сакларга, төзәкләндерергә, тирә - ягына агачлар, гөлләр утыртырга кирәк.

         Язмамны С.Хәкимнең “Чишмә” шигыре белән тәмамлыйсым килә.

                                  

                                    Чишмә буйларында үстем туып?

                                    Үз авылым шунда, үз йортым.

                                    Тынар иде җаным, эчсәм кайтып

                                    Чишмәбезнең суын бер йотым.

 

                                     Шул тын чишмә еллар буе читтә

                                     Хисләремә кушылып ул аккан

                                     Тик бер генә йотым эчәр идем

                                      Бабам чапкан имән улактан.

 

                                      Гомерем буе йөрисең дә читтә,

                                      Кичәсең дә юлда зур давыл.

                                      Шул чишмәнең улагына ятып,

                                      Син  басасың йөрәк сусавын.

Категория: Татарский язык и литература | Добавил: azn1
Просмотров: 4926 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа
Поиск
Друзья сайта

Copyright MyCorp © 2024 | Бесплатный хостинг uCoz