Быел республика мәктәпләрен тәмамлаган 997 бала аттестатсыз калачак, чөнки алар ике мәҗбүри предметны - рус теле һәм математика буенча БДИны "икеле"гә биргәннәр. Аларның кулларына аттестат урынына белешмә генә тоттырачаклар. Шулай да әлеге балалар бу документ белән профтехучилищеларда укуларын дәвам итә алачаклар. Ә инде әгәр аттестатлы буласылары килсә, БДИларны тагын бер елдан кабат тапшырып карау мөмкинлегенә ия. Русия буенча исә чыгарылыш сыйныф укучыларының 2,2 процентына аттестат бирелмәячәк.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, Татарстан укучылары БДИлардан уртача түбәндәге балларны җыйганнар: информатика - 57,7, биология - 53,2, рус теле - 53,9, география - 49,3, рус әдәбияты - 50,8, математика - 41,2. Алар арасында 100 балл җыючылар да бар. Мәсәлән, урыс теленнән - 19, урыс әдәбиятыннан - 4, информатикадан - 1, математикадан 5 бала БДИлардан иң - иң югары балл алган.
Быел Татарстанда 137 кеше татар теле буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшырган. |