МОУСОШ №1 г. Азнакаево

Главная | Регистрация | Вход
Вторник, 07.05.2024, 02:01
Приветствую Вас Гость | RSS
Меню сайта
Категории каталога
Мои файлы [11]
Татарский язык и литература [2]
Физика и информатика [6]
История и обществознание [1]
Русский язык и литература [0]
Внеклассные мероприятия [1]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 378
Главная » Файлы » Татарский язык и литература

Уразай авылы мәчетләре !
[ ] 02.10.2009, 21:43

“Бисмилләһи – р – рахмани – р – рахииим!”

         Аллага шөкер, хәзергә көндә мәчетләребез бик күп. Алар заманына күрә бик матур итеп эшләнәләр. Аларның манаралары күккә ашкан. Манара очындагы ай кояш нурында балкып тора. Мәчеттә һәрвакыт тәртип һәм чиста. Аның эченә килеп керүгә үк җанга тынычлык, рәхәтлек иңә.

         Бүгенге көндә Азнакай районы Уразай авылында ике мәчет эшли. Берсе аның югары очта, икенчесе түбән очта. Элек – электән нык нигезле мәчетебез тирә - якка моңлы азан тавышын яңгыратып, бар тарафка иман нуры иңдереп торган. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, элек тә безнең авылда ике мәчет эшләгән. “Башкорт” очы мәчетендә Хәҗимулла Хөсәенов (60 яшь) указлы мулла булып торган. Алар бер хуҗалык булып ике өйдә торганнар. Мулланың барлык уллары укымышлы кешеләрдән саналган. Икесе дә Казан һәм Бәйрәкә мәдрәсәләрендә белем алганнар, төпчек улы Бәйрәкә мәдрәсәсендә укуын дәвам иткән. Хәҗимулла хәзрәтнең хуҗалыгы зур гына була: 5 аты, 11 баш мөгезле эре терлек, 34 сарык һәм 5 кәҗә. Шул ук мәхәлләдә икенче мулла булып Кашафетдин Хөсәенов (34) тора. Аның гаиләсе зур булмаган: хатыны һәм 1 кызы. Ә менә хуҗалыгы Хаҗимулла хәзрәтнекенә караганда зуррак. 18 эш аты, 22 баш мөгезле эре терлек, 102 сарык һәм 11 кәҗә. Имана җире аз булганлыктан, ул 2000 дисәтинә җир сатып ала.

         Харис Хөсәенов мәхәлләдә мулла ярдәмчесе булып санала. Ул да күп санлы мал – туар тота, зур мәйданда иген үстерә. Башкалардан аермалы буларак, аның 3 йорты, ирле – хатынлы даими яллы эшчеләре була.

         Типтәр очында Гариф Шәрипов (53 яшь) указлы мулла булып торган. Шул ук мәхәлләдә икенче мулла булып Мөхәммәтзакир Шәмсетдинов (49 яшь) исәпләнгән. Ә мәчетнең мөәзине булып Латифулла Галиуллин саналган. Язмамны дәвам итеп, иң беренче чиратта, мин, Түбән өч мәчетенә тукталырга уйладым. Авылыбызның түбән өч мәхәлләсенең имамы Фоат хәзрәт сүзләренә караганда, иске мәчет 1918 нче елда төзелгән. Ә менә 1978 нче елның 12 июлендә давыл вакытында мәчет җемерелеп төшә. Районда сакланып калган иң соңгы мәчет була ул. Аның бу вакытка кадәр сакланып килүе авыл халкы динне, йола – гадәтләрне аеруча ихтирам итүе хакында сөйли. Бу урында кибет сау турында сүз кузгалгач та, авыл халкы дәррәү күтәрелеп нигезне саклап кала.

         Элеккеге вакытта Фоат хәзрәт әйтүенчә, түбән оч мәхәлләнең имамы булып минем бабам, ягъни Галәветдин хәзрәт тора. Аннан соң Фәтхелбаян хәзрәт килә. Бүгенгесе көндә бу мәчет урынында яңа мәчет калкып чыкты. Бу мәчет яныннан тыныч күңел белән үтеп китеп булмый. Зәвык белән салынган, мәһабәт мәчет күңелдә соклану белән беррәттән, горурлык хисе дә уята. Мәчетебез 2007 елның 8 июнендә ачыла. Шул уңайдан мин, сезгә Энҗе Авзалованың “Авылларда мәчет яңара” шигыреннән бер өзек тәкъдим итәсем килә.

                                    ...Догалар урап – урап,

                                    Күңелләрне нурлап – нурлап,

                                    Күтәрелә айлы манара,

                                   Авылларда мәчет яңара.

                                   Бисмиллалы, айлы манарага

                                   Карашымны төбим сокланып.

                                   Бабайларның дога укуыннан

                                   Күңелләрем китә сафланып.

         2005 нче елның 3 июнендә бу мәчетне яңарту максатыннан беренче нигез ташы салына. Аны хуҗалык җитәкчесе Ринат Мөхәммәдьяров үз куллары белән сала һәм ахыргача ярдәменнән ташламый. Ә барлык эшләрне дә оештырып, башыннан ахырынача янып – көеп йөрүче – Фоат хәзрәт Галәүов. “Ул – архитектор, инженер, прораб, бригадир да булды. Хәтта үзенең юбилеена бирелгән акчаны да мәчеткә салды”, - диләр. Һәркем ихлас күңелдән мәчет файдасына үз өлешен кертә. Мәчеткә юкка гына “Ихлас” дип исем бирмәгәннәр. Нигез ташыннан алып, барлык төзелеш эшләрен дә авыл халкы үз көче белән башкара. Ә түбәсен игелекле җитәкчеләре Р.Мөхәммәдьяров яптыра. Биредә, әлбәттә, Фоат хәзрәтнең хезмәттәшләре – “Хәтер” ҖЧҖ җитәкчеләре дә ярдәменнән читтә калмый.

         Авылыбызның түбән очында балкып утырган мәчетебез бар җиргә нур сибеп, балкып, моңлы азан тавышын яңгыратып, халык күңеленә иман нуры иңдерә. Һәм минем күңелемә шундый шигырь юллары искә килеп төшә:

                                    ...Ишетүгә тораташтай катам,

                                    Тылсым көче синдә, и азан!

                                    Гади сүз дә, гади моң да түгел,

                                    Күкләрдәнме әллә, син кайдан?

                                    Изгеләрдән изге, и азан.

         Бүгенгесе көндә бу мәчетнең имамы булып Фоат хәзрәт тора. Аның нәсел тамырлары да шулай ук дини кешеләргә барып тоташа. Фоат хәзрәтнең бабасы, ягъни Галәветдин бабай, иске мәчеттә имам булып тора. Ә хәзер инде монда, аның оныгы Фоат хәзрәт имамлык итә. Ул бик тыйнак кеше. Шушы “Ихлас” мәчетен төзетүгә дә ул үзенеә барлык тырышлыгын куя. Аның белеменә килгәндә, ул 1999 – 2003 елларда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен читтән торып тәмамлый.

         1999 елда аңа хаҗ кылырга да насыйп була, ә икенче тапкыр ул аны 2007 нче елда кыла.

         Әңгәмәбез барышында мин аңарга күптөрле сораулар да биреп өлгердем.

-         Фоат хәзрәт, мөселман кешесе ни өчен хаҗ кылырга тиеш?, - дигән сорауга ул менә болайрак җавап бирде:

-         Сәламәтлеге, байлыгы булган һәр мөселманга хаҗга бару фараз. Ул диннең бишенче баганасы.

Авыл халкы өчен мәчет, дини гыйлем, мәгърифәт учагы. Монда укытулар да алып барыла. Фоат хәзрәт олыларны, кечеләрне дә гарәп графикасында укырга, язарга өйрәтә.

Мәчетебездә төрле мәҗлесләр дә үткәрелә. Мәсәлән: “Ифтар” мәҗлесе. Бу елда бу мәҗлес берничә тапкыр үткән дә инде. “Никах”, “Корбан бәйрәмнәре”, укытулар алып барылганда “Беренче класска керү”, “Беренче классны тәмамлау” мәҗлесләре оештырыла. Бүгенгесе көндә мәчеткә һәрдаим 10 ир – ат , 20 ләп хатын – кыз йөри. Мәчетебездә мөэзин ролен Кәлимуллин Әҗүәт абый башкара.Җомга көннәрендә ирләр дә, хатын – кызлар да мәчеткә бара, җомга намазлары укыла, ә “Ураза” бәйрәмендә “Гает” тыңларга киләләр.

Ә инде икенче мәчетебезгә килгәндә, ул югары очта урнашкан. 1990 елларны дини кешеләр “дингә кайту” еллары дип әйтергә ярата. Әйе, тыныч күңел белән намаз укырга, мәчеттә азан тавышы ишетергә мөмкинлектуа. Авылыбызда беренче булып агач мәчет салына. Ул 1994 нче елның 25 декабрендә авыл халкы өчен үз ишекләрен ача. Мәчет салышуга бөтен авыл халкы катнаша, читтә яшәп ятучы кардәшләребез дә читтә калмый. Ачылган дәверендә шушы мәчетнең имамы булып Хәйруллин Зәйнулла ага билгеләнә. Ә аңа алмашка 1996 нчы елда, яшь булуына карамастан Мәгъсүм хәзрәт килә, ә 1997 нче елның октябрендә Мөгътәсибкә алына. Нәкъ шушы елда аның урынына имам булып үзебезнең авылдашыбыз Хафизов Нәҗип сайлана. 2005 нче елда Сәпәй мәчете ачылганда, мөфти Госман хәзрәт, аңа указной (чын) имам икәнлеген танытып рөхсәт язуы тапшыра.

Мәчеткә балаларны тарту максатыннан, мәчет каршында лагерь да оештырыла. “Анда балалар бик теләп йөриләр”, - ди югары оч мәчете имамы Нәҗип хәзрәт. “Бу мәчеткә өлкәннәр дә , балалар да бик теләп йөри. Ләкин хәзергесе көндә, мәчеткә йөрүчеләр азрак кимегән. Әлбәттә, мәчеткә кеше күбрәк йөрсә, күңеллерәк анысы. Без исә булганына шөкер итәбез. Иң мөһиме – булганның бәрәкәте булсын. Күпнең дә, азның да чиге юк аның”, - диде югары оч мәчете имамы.

Язмамны тәмамлап шуны әйтәсе килә: авылыбызда азан тавышлары гел тынмасын. Ә мәчетләребез имамнары Фоат һәм Нәҗип хәзрәтләргә сау – сәламәт булып, авылдашларына, хак динебезгә озын – озак хезмәт итәргә язсын.

Категория: Татарский язык и литература | Добавил: azn1
Просмотров: 3524 | Загрузок: 0 | Комментарии: 2 | Рейтинг: 4.5/4 |
Всего комментариев: 2
17.04.2024
2. SergNeosy [Материал]
<a href=http://zmkshop.ru/>https://nvzmk ru/</a>

20.12.2010
1. Ирек [Материал]
Бу мәкаләнең авторы кем икәнен беләсе килгән иде, тапмадым. әллә эзли белмим. мин компьютерда бик оста кеше түгел шул.
Бик шома каләмле кеше язмаган, әмма ихлас күңелдән язылган.
Уразайда кеше булган Ирек абыегыз.

Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа
Поиск
Друзья сайта

Copyright MyCorp © 2024 | Бесплатный хостинг uCoz