МОУСОШ №1 г. Азнакаево

Главная | Регистрация | Вход
Пятница, 03.05.2024, 16:46
Приветствую Вас Гость | RSS
Меню сайта
Категории каталога
татарский язык и литература [4]
физика [1]
информатика [0]
математика [0]
русский язык и литература [2]
химия и биология [0]
география [0]
английский язык [1]
история и обществознание [1]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 378
Главная » Статьи » татарский язык и литература

Күңелләрдә яши яшь Тукай!

Тема: Күңелләрдә яши яшь Тукай!

 

1 нче алып баручы:  Тарих бик күп исемнәрне белә,

                          Бөек шәхесләргә дөнья бай.

                          Сәнгать дөньясында маяк булып,

                          Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!

2 нче алып баручы : Чал Иделдә бозлар ташкан чакта

                            Килгән чакта җиргә җылы май.

                            Шигырь бәйрәмнәре үткәрәбез.

                            Безнең күңелләрдә син, Тукай!

1 нче алып баручы: Урам ташларыннан эзләмәгез

                            Тукай баскан утлы эзләрне.

                            Йөрәкләрдән аны сез эзләгез

                            Йөрәкләрдә - Тукай эзләре.

2 нче алып баручы: Бөек шагыйребез Г.Тукай 1886 елның 26 апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында туа. Әтисе мулла була. Габдуллага 5 ай булганда ул үлә. Әнисе, аны Шәрифә исемле карчыкка вакытлыча калдырып, Сасна авылына кияүгә чыга. Шуннан шагыйрьнең авыр тормышы башлана: ятимлекләр, фәкыйрьлекләр, кимсетүләр.Әлегәчә бер генә шагыйрьнең дә җылылык эзләп, үз гомерендә җиде – сигез хатын – кызга “Әни” дип дәшеп караганы булмагандыр! Габдулла исә әнә шундый язмыш кичерә: үз әнисе Мәмдүдә, усал, каты күңелле Шәрифә карчык, Өчиле авылындагы бабасы йорты, Казанның Печән базары, түбәтәй чигүче Газизә һәм һөнәрче Мөхәммәтвәли йорты, кабат Өчилле, гүзәл табигатьле Кырлай, белем учагы булган Җаек, мәдәният үзәге Казан. Шагыйрьнең гомер юлы әнә шундый.

 

2 нче алып баручы: Шагыйрьнең туган ягы – инешле, чокырлы, урманлы Казан арты. Монда гаҗәеп зур сулар, биһисап биек таулар, кыялар да юк. Ләкин Казан артының матурлыгы Шүрәлеле калын урманнарында, ярларында тал куаклары сыгылып утырган, Су анасы яши торган елгаларында булса, төп матурлыгы тау асларыннан кеше гомерен санап, туган ягының бөек затларын тарих битләренә кертеп, тыйнак кына челтерәп агып яткан чишмәләрендә. Шундый гаҗәеп матур табигатьле авылы турында шагыйрь 1909 нчы елда “Туган авыл” шигырен яза. Авылдашлары бу шигырьдә сурәтләнгән чишмәне “Тукай чишмәсе” дип атап йөртәләр һәм кадерләп тоталар. А.Монасыйпов бу шигырьгә көй язган.

________________ “Туган авыл” җыры

 

1 нче алып баручы: Гомере буе халкым моңлы булган,

                            Гармуннарын сузып уйнаган.

                            Күңеле һәрчак моңлы булган,

                            Күзләрдән утлар уйнаган.

                                “Карурман”ны сузып җырлаган ул,

                                Ә күңеле кара булмаган.

                                Биеклекне максат итеп куйган,

                                Якты уйлар гына уйлаган.

2 нче лып баручы: Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән.

 

_____________________ “Милли моңнар” шигырен укый.

 

1 нче алып баручы: Һәр буын ел саен апрель аенда Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Татар халкы яраткан шагыйренең һәйкәле янына җыелып, аны котлый, чәчәкләр куя, шигырьләрен укый, җырларын җырлый. Бу бәйрәм гасырлардан гасырларга күчеп килә. Шагыйрьнең балачагы Кушлавыч, Өчиле, Кырлай авыллары, аның бай табигатебелән бәйле. Шушы авылларның җанга рәхәт табигате сабый Тукай күңелендә тирән эз калдыра һәм шагыйрь бу якты эзләрне калдыра һәм шагыйрь бу якты эзләрне үзенең үлемсез шигырьләренә сала. Кеше күңелендә була торган намуслылык, тугърылык, гаделлек сыйфатларын Тукай шигырьләре аша җиткерергә тели. Шундый әсәрләрнең берсе – “Су анасы”. Бу әсәргә Әнвәр Бакиров көй язган. Тукай тудырган табигать баласы – Су анасы буыннан буынга күчеп яшәп килә.

 

_____________ “Су анасы” әсәрен сәхнәләштерәләр.

 

1 нче алып баручы: Шагыйрь гаҗәеп матур табигатьле төбәктә туганга, күңеле дә, язган әсәрләре дә тирән эчтәлекле, тәрбиягә бай. Тукай үзен табигать баласы дип саный. Шунлыктан ул табигатьнең һәр җан иясенә мәрхәмәт белән яратып карый. Безне дә шул табигать байлыкларын, матурлыкларын сакларга, яратырга өнди.

 

________________ З.Хәбибуллин музыкасы “Бала белән Күбәләк”шигырен уйныйлар.

 

1 нче алып баручы: Г.Тукай үзенең бу шигырендә хезмәтне бәхет чишмәсе, яшәү шатлыгы, ди. Армый – талмый эшләргә, кече яшьтән үк хезмәткә өйрәнә башларга чакыра. Әдәплелеккә, эшчәнлеккә өйрәтүдә Тукай сабыйларның җанына, күңеленә салу өчен нинди үтемле, нинди тәэсирле һәм бәрәкәтле юллар салган үзенең “Кызыклы шәкерт” әсәрендә.

 

__________________ “Кызыклы шәкерт” шигырен сәхнәләштерәләр.

 

2 нче алып баручы: Тормышыңда бәйрәмнәр аз булган

                            Тартыш белән үткән көннәрнең.

                           Шуңа ахры искә алынмыйча

                           Үткән синең туган көннәрең.

                           Бәйрәмнәрең алда икән әле

                           Кара, шагыйрь, бүген текәлеп.

                           Халкың килде сиңа мәхәббәтен

                           Ал чәчәкләр белән күтәреп.

                           Син күрмәгән яңа буын килде

                           Котлап синең туган көнеңне.

                           Киләчәккә барган улларыңнан

                           Ишетәсең туган телеңне.

                            Буын арты буын алмашынар

                            Гасырларны узар гасырлар.

                            Шигъриятең һәйкәленә шулай

                            Язлар һаман гөлләр ташырлар.

                            Халык моңы синең моңың булды

                            Халык күңеле – синең күңелең.

                            Ил гомере, халык гомере кебек

                            Озын булсын, шагыйрь, гомерең!

 

_____________ “Яратыгыз” җыры

 

1 нче алып баручы: Килә - килә ...язлар саен сиңа

                             Илем килә туган көнеңдә.

                             Бетми торган гомрен кушкан сыман,

                             Синең бөек кыска гомергә.

                             Килер илем меңләп сукмаклардан,

                             Килер иртән, килер кичләрдә.

                             Сәламнәрен чәчәкләре аша,

                             Гөлләр аша тәкъдим итәргә.

                             Туган илнең тирән ихтирамын

                             Әверелдереп гөлгә, чәчәккә.

                             Туган көнең белән котлап килү

                             Керсен иде гомуми гадәткә.
    ___________  "Туган тел" җыры белән тәмамлау.
Категория: татарский язык и литература | Добавил: azn1 (17.04.2009)
Просмотров: 6014 | Комментарии: 2 | Рейтинг: 4.8/4 |
Всего комментариев: 1
17.04.2009
1. Ильмира (azn1) [Материал]
Очень интересное мероприятие! smile

Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа
Поиск
Друзья сайта

Copyright MyCorp © 2024 | Бесплатный хостинг uCoz