1.Һ.Такташ ничәнче елда туа?
а)1901;
б)1902;
в)1903.
2.Ул кайсы авыл малае?
а)Кызылъяр;
б)Сыркыды;
в)Иске Кармәт.
3.Ул укырга- язарга кемнән өйрәнә?
а)әбисеннән;
б)апасыннан;
в)әнисеннән.
4.Үсә төшкәч,аны кайсы авыл мәдрәсәсенә укырга бирәләр?
а)Кушлавыч;
б) Пешлә;
в)Кармәт.
5.Һ Такташ кем исемле муллада белем ала?
а)Әмир;
б)Садыйк;
в)Сабир.
6.Һ.Такташ кемнәрнең шигырьләрен яратып укый?
а)С.Рәмиев,Г.Тукай;
б)Г.Тукай,Ш.Зәки;
в)С. Рәмиев, Г.Ибраһимов.
7.Спаста нинди курслар тәмамлый?
а)Һөнәрчелек;
б)укытучылык;
в)икътисадчы.
8.1919 елның көзендә кая китә?
а)Казанга;
б)Уфага;
в)Оренбургка.
9.”Юксыллар сүзе” газетасында кем булып эшли?
а)сәркатип;
б)мөхәррир;
в)мөдир.
10.А.Таһировның нинди пьесасын сәхнәгә куюны оештыра?
а)”Эшчеләр”;
б)”Камил яки күмелгән кораллар”
в)”Күктән сөрелгәннәр”.
11.1921 нче елда кая китә?
а)Петербургка;
б)Ташкентка;
в)Самарага.
12.Һ.Такташка хас сыйфатлар:
а)бию, җырлау;
б)дини китаплар уку;
в)балаларын ярату,әти-әнисен хөрмәт итү.
13.Такташ улының исеме:
а)Әмир;
б)Мөхәммәт;
в)Рафаэль.
14.Иҗатын ничә чорга бүлеп йөртәләр?
а)3; б)2; в)4.
15.Беренче чорда иҗат иткән әсәрләре:
а)”Газраилләр”, “Син дә үл инде”;
б)”Мәңгелек әкият”,”Урман кызы”;
в)”Эшче”,”Сабыйга”.
16.”Газраилләр” шигырендә нинди образ сурәтләнә?
а)дию; б) фәрештә; в)газраил.
17.Икенче чор иҗаты кайсы шәһәр белән бәйле?
а)Мәскәү; б) Казан; в)Чаллы.
18.Һ.Такташ ничәнче елда үлә?
а)1928; б)1929; 1931.
19.Шагыйрьне кайда җирлиләр?
а)Арчада; б)Казанда; в) Сыркыдыда.
20.Шагыйрьнең дустына багышлап язган шигыре:
а)”Мәхәббәт тәүбәсе”; б) “Алсу”; в)”Мокамай”. |