МОУСОШ №1 г. Азнакаево

Главная | Регистрация | Вход
Пятница, 03.05.2024, 12:13
Приветствую Вас Гость | RSS
Меню сайта
Категории каталога
татарский язык и литература [4]
физика [1]
информатика [0]
математика [0]
русский язык и литература [2]
химия и биология [0]
география [0]
английский язык [1]
история и обществознание [1]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 378
Главная » Статьи » татарский язык и литература

"Минем яраткан укытучым!" инша
Минем яраткан укытучым!

2010 ел Татарстанда «Укытучылар» елы дип игълан ителде. Ә бу                                                                                                                                                                                                                                                                                    төшенчә яшьлек, яшүсмер еллары белән бергә бәйләнгән.   

        Тормыш - көрәш кыры… Бу сүзләрне төрле мәгьнәдә аңлатырга була.                                                                                      Ә мин үз сүземне  бар гомерен кызганмыйча укытучы тормышына багышлаган кешеләр турында сөйләргә телим.

         Минемчә, укытучы иң мактаулы һәм  иң намуслы кеше. Укытучыдан башка беркем дә һөнәргә өйрәнә алмый, һәм ул эшкә дә урнаша алмый. Укытучы - барлык һөнәргә юл ачучы. Шуның өстенә, алар әле һөнәр генә тугел , ә тәрбия дә бирәләр. Укытучы булу ул бик җиңел тугел,аның өчен бик күп белергә, балаларны яратырга   һәм  хөрмәт итәргә кирәк. Укытучы булып эшләү - җаваплы эш ул. Уку  вакытларында укытучы балалар өчен җавап бирә. Ә укытучы булыр өчен яшьтән үк тырышып укырга, өйгә биргән эшләрне эшләргә, дәресләрдә тыңлап һәм катнашып  утырырга кирәк.

Ә минем үземнең яраткан укытучым -  инглиз теле укытучысы Зөһрә Равил кызы. Ул укытучы бик көчле, тыныч, ягымлы һәм сабыр. Дәрестә  ул бик әйбәт аңлата, алай гына түгел, ул бит әле әйбәт класс житәкчесе дә. Аны барлык  укучылар хөрмәт итә, Зөһрә апа үзе дә балаларны ярата, аларга яхшы белем бирә. Ә ул бит әле чит телдән өйрәтә! Бу телне өйрәтү бик авыр. Бу бик тә кирәкле дәрес, чөнки хәзер дөньяда инглиз теле бик кирәк. Хәтта кырык - илле яшьлек кешеләр  дә инглиз теле укыйлар. Зөһрә  Равил кызы кешеләргә әйбәт булсын дип, өстәмә дәресләр дә куя. Аның дәресенә керүе бик кызык. Чөнки ул дәрестә кызыклы мәгълүматлар җиткерә. Төрле инглиз телендәге җырларны тыңлата.

            Миңа үземә дә инглиз теле бик ошый. Укуымны тәмамлагач, инглиз теле укытучысы буласым килә. Ләкин моның өчен Зөһрә Равил кызы кебек сабыр, укымышлы булырга кирәк. Ул бит минем укытучым!


Категория: татарский язык и литература | Добавил: azn1 (27.07.2010)
Просмотров: 14606 | Комментарии: 2 | Рейтинг: 4.4/33 |
Всего комментариев: 1
11.10.2011
1. Ильнар [Материал]
бик зур рэхмэт

Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа
Поиск
Друзья сайта

Copyright MyCorp © 2024 | Бесплатный хостинг uCoz