19 нчы февраль көнне Азнакай 1нче урта мәктәбендә районның музыка укытучылары һәм яшь белгечләр өчен "Укыту - тәрбия процессында белем сыйфатын күтәрүдә класстан тыш чараларның әһәмияты" темасына семинар үткәрелде.
Семинар үзенең бай мәгълүмәт эчтәлеге һәм күп төрле чаралар үткәрелүе белән аерылып торды.
Теоретик өлешендә мәктәпнең уку - укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары ЯкуповаГүзәл Альберт кызы 90 еллык тарихи булган мәктәпнең бай традицияләре белән таныштырды.