8 март - Халыкара хатын - кызлар көне алдыннан, 1 нче мәктәп администрациясе үзенең өлкәннәр зурлады.
Алар - дәһшәтле бәрелешләрдә Ватан бәйсезлеге өчен башларын салган, илгә Җиңү алып кайткан батырларның кызлары. Араларында сугышта катнашкан, олылар белән рәттән тылда эшләгән, сабыйлыкларын иртә югалткан балалар да бар. Бүген алар барысы да ил иминлеге өчен үзләренең фидакарь эшләре белән ихтирам казанган ветераннар.
Йөзләренә еллар эз салса да, чәчләренә чал кунса да, үзләренә аерым бер төрле мөләем, ягымлы, илтифатлы алар. Таныш йөзләр, мәрхәмәтле кешеләр...
Музыка укытучысы З.Ш. Туктарова һәм татар теле укытучысы Г.Р.Саргузина Җиңүнең 65 еллык юбилеена багышланган әзерләнгән "Җиңү көне шатлык китерсә дә, сызлый әле һаман яралар" дигән кичә күрсәттеләр.
Өлкәннәрне мәктәп директоры М.М.Абдуллин традициягщ әйләнгән гүзәл бәйрәм - Хатын кызлар көне белән кайнар котлады, иң изге теләкләрен җиткерде, сәламәтлек, озын гомер теләде.
Аның ч
...
Читать дальше »