Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң
беренче шатлык – куанычлары аның балачагы яки үсмер чоры белән бәйләнгән була.
Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый урынны мәктәп, балачак дуслары һәм,
әлбәттә инде, укытучылар алып тора. Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән
көннән алып, зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән
һәрчак янәшәдә аның Укытучысы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны
яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга, аңардан шәхес тәрбияләргә
бөтен көчен куя.
Укытучы!!! Нинди тирән мәгънә
ята бу сүздә. Үзенең көчен кызганмыйча, үз баласыдай саклап, яклап йөрүче син –
Укытучы! Авыр чакларда беренче булып ярдәм итүче дә, каршылыкларны да җиңүче
син – Укытучы!
Ай, нинди көн, нинди көн бу
Кыздыра кояш көзне.
Шул кояштай якты сыман
Укытучылар көне.
Дөньяда бик күп яхшы һөнәрләр
бар. Минемчә, алар бөтенесе дә кирәкле. Тик укытучы һөнәре иң әйбәт һөнәр ул.
Укытучы һәрвакыт балаларга
ярдәм итә. Ул һәр кешене язарга, укырга өйрәтә. Укытучы булу җиңел түгел. Моның
өчен күп белергә, балаларны яратырга һәм хөрмәт итә белергә кирәк.
Минем яраткан, хөрмәт иткән
укытучым – Миләүшә Ринат кызы. Ул безгә татар теле һәм әдәбият дәресләреннән
белем бирә. Аның дәресләрен сагынып, көтеп алам. Мин укытучымны ихтирам итәм.
Миләүшә Ринат кызының дәресләре кызыклы, сулыш алырга да онытып, кызыксынып, игътибар
белән тыңлыйбыз. Минем яраткан укытучым иң мактаулы һәм намуслы кеше. Ул эшендә
генә түгел гаиләсендә дә үрнәк хатын, иң яхшы әни.
Олыларга, кечкенәләргә
һәрвакыт ярдәм кулы суза. Дәресне гади, җиңел, аңлаешлы итеп балаларга аңлата.
Миләүшә Ринат кызына авыр һәм җаваплы эшендә бары тик уңышлар гына юлдаш
булсын. Бәхет, шатлык, сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә бәхете телим.
Укытучы барлык һөнәрләргә юл
ачучы. Күпкырлы, эзләнүчән, тәрбияче, могҗиза кылучы. Чын укытучы – бәхетле
кеше, чөнки аның кулында бөтен кешелек бәхете. |