Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык – куанычлары аның балачагы яки үсмер чоры белән бәйләнгән була. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый урынны мәктәп, балачак дуслары һәм, әлбәттә инде, укытучылар алып тора. Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә аның Укытучысы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга, аңардан шәхес тәрбияләргә бөтен көчен куя.
Их! Мәктәбем, сиңа атлап кереп
Кошлар кебек бергә җыелдык.
Каршы алдың безне « Балам», диеп.
Җылы кочагыңа сыендык.
Укытучы апам, килеп кердең.
Чәчәк куйдык өстәл тутырып.
Дәфтәр, каләм алдык кулыбызга
Парта артларына утырып.